Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан полициясе урланган атларны эзли
Урланган малларның хуҗалары полициягә гариза язган.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы хуҗалыкларыннан 23 октябрьдә төнлә ат урлап йөргәннәр. Башта Киров урамындагы хуҗалыктан бер атны, аннары Кызыл Армия урамындагысыннан бия белән аның таен алып киткәннәр, дип хәбәр итте районның “Родной край” газетасы kznlive.ru сайтына сылтама белән (соңгысында малларның Коминтерн белән Кызыл Армия урамнарындагы хуҗалыклардан урланулары турында әйтелә).
Әлеге сайтта исә атларны җинаятьчеләр автомобильгә трослар белән бәйләп ирексезләп алып китүләре турында хәбәр ителә. Җинаять урынында тояк, машина тәгәрмәче эзләре, бау кисәкләре табылган.
Урланган малларның хуҗалары полициягә гариза язган, җинаять эше кузгату турында сүз бара. Ат хуҗаларына салынган зыян 2 млн сум дип исәпләнә, диелә kznlive.ru сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз