Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан полициясе лицензиясез медицина эшләнмәләре җитештергән оешманы фаш иткән
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре махсус рөхсәтсез медицина эшләнмәләрен җитештерү буенча законсыз эшчәнлеккә чик куйган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе бер бинада медицина эшләнмәләре – термокомпрессорлар җитештергән. Законсыз эшчәнлек 2015 елның гыйнварыннан 2019 елның мартына кадәр башкарылган. Эшләнмәләрне читкә сату максаты белән ясаганнар, ләкин оешманың моңа лицензиясе булмаган.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре бу оешманың 2017 елның июненнән 2018 елның декабренә кадәр термокопрессорларны башка төбәкләрдәге медицина учреждениеләренә дә сатуын ачыклаган. Барлыгы 640 мең сумлык товар сатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе “законсыз рәвештә зур күләмдә дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре сату” (РФ Җинаять кодексының 235.1 маддәсенең 2 нче часте) маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу маддә буенча максималь җәза – 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз