news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан полициясе бүлекләренең берсе 137 “җинаять эше”н югалткан

ТР буенча ЭЭМ гаеплеләрне табып җаваплылыкка тартырга ниятли

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның тикшерү органнары Әлмәт полициясе бүлегеннән узган еллардагы җинаятьләр буенча 137 “җинаять эше”нең югалуы буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий түбәндәгеләрне хәбәр итте.

Аерым алганда, Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге тикшерү бүлегендә прокурор тикшерүе барышында 2014 ел башында тикшерү туктатылган элеккеге еллардагы җинаятьләр турындагы җинаять эшләренең булу-булмавына чагыштыру барышында 139 җинаять эше буенча 137 “эш”нең юкка чыгуы ачыкланган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе шушы очрак буенча РФ Җинаять кодексының 293 нче маддәсе 1 нче өлеше (“Халатность”) буенча җинаять эше кузгаткан. Үз чиратында, ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хилафлыкларда хезмәткәрләр гаебе ачыкланса, алар эштән чыгарыла һәм хөкемгә тартыла. Моннан тыш, аларның турыдан-туры җитәкчеләренә дә катгый дисциплинар җаваплылык салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot