Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан полиция хезмәткәрләре кан бирү акциясендә катнашты
Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, хәзер барлык кан компонентларына дефицит, шуңа ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать иткәннәр
(Казан, 19 февраль «Татар-информ»). Татарстанның ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре республика кан бирү станциясе оештырган акциядә актив катнашты. Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, хәзер барлык кан компонентларына дефицит, шуңа ярдәм сорам аларга мөрәҗәгать иткәннәр, чөнки алар кеше гомере кыйммәтен яхшы белә.
Бер көндә ТР буенча ЭЭМ Ведомстводан тыш сак идарәсе ФДКУ һәм шәһәр сак идарәсеннән йөздән артык сержант һәм офицер кан биргән. Барлыгы 30 литрга якын кан бирелгән.
Күп кенә полиция хезмәткәрләренең беренче тапкыр гына кан бирүе түгел, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ Ведомстводан тыш сак идарәсе ФДКУ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз