news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан полиция хезмәткәрләре бер тәүлектә 29 җинаятьне ачкан

Алар арасында 3 үтерү, сәламәтлекккә авыр зыян китерү, 9 урлау,2 талау һәм 2 машина урлап китү очраклары бар

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлеткә Татарстан полиция хезмәткәрләре 29 җинаятьне ачкан, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Алар арасында 3 үтерү, сәламәтлекккә авыр зыян китерү, 9 урлау,2 талау һәм 2 машина урлап китү очраклары бар. Моннан тыш, законсыз әйләнештән 16 граммнан артык синтетик наркотик алынган. Хәбәрсез югалган 5 татарстанлыны эзләү игълан ителгән. Элек эзләнелгән 2 кешенең кайда икәнлеге ачыкланган.

Казанда “Җиңү проспеты” метро станциясендә Кама Тамагында яшәүче 19 яшьлек егет тоткарланган, ул Чечня Республикасында законсыз наркотиклар әйләнеше өчен федераль эзләүдә булган.

Әлмәт районың Яңа Кәшер авылында, электр чыбыгы төзек булмау нтиҗәсендә, 65 яшьлек пенсионерның йортында янгын чыккан. Анда, агач йорт тулысынча янып беткән, хуҗа да янып үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot