news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан полиция хезмәткәрләре бер тәүлектә 22 җинаятьне ачкан

Бу хакта ТР буенча ЭЭМ белдерә

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан эчке эшләр хезмәткәрләре 22 җинаятьне ачкан, алар арасында 2 талау, 8 урлау, машина урлау, шулай ук наркотиклар алу очраклары да бар.
Өйдән чыгып киткән 5 кешене эзләү игълан ителгән. 4 татарстанлының кайда икәнлеге ачыкланган.
3 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Апас районында 1960 нчы елгы ир-ат янгында калган. Янгын нәтиҗәсендә, йорт эче янган, йорт хуҗасы үлгән, дип хәбәр ителә ТР буенча ЭЭМ мәгълүматында.

news_right_1
news_right_2
news_bot