news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан полицейскийлары узган тәүлектә 40 җинаять ачкан

1,78 г төрле синтетик наркотик, 316 г марихуана һәм 1,38 г героин законсыз әйләнештән алынган

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан полицейскийлары 40 җинаять, шул исәптән бер кеше үтерү, 2 сәламәтлеккә авыр зыян салу, бер явыз ният белән һөҗүм итү, 2 талау, 11 урлау, 2 автомобиль урлап китү, 5 наркотик чаралар белән законсыз әйләнеш очрагын ачкан, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 

1,78 г төрле синтетик  наркотик, 316 г марихуана һәм 1,38 г героин законсыз әйләнештән алынган.

Бөгелмә районында Азнакай районының Чуар Абдул авылының 1986 елда туган кешесенә карата җинаять эше ачылган, аңардан 7 сентябрь көнне 18.00дә полиция хезмәткәрләре 316 г марихуана алган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы буенча идарәсенең вакытлыча тоту изоляторы бинасында полиция хезмәткәрләре кулга алынган 1991 елда туган гражданиннан 1,38 г героин алган.

Өйләреннән киткән 6 кеше эзләүгә игълан ителгән. Элегрәк эзләнгән ике кешенең кайда булуы ачыкланган.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100