news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән

2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән.

Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән
Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Узган елда Татарстан полицейскийлары җинаятьләрне ачуда 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның киңәйтелгән коллегиясе барышында узган елга нәтиҗәләр ясады.

Әйтик, 2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән. Авыр җинаятьләрне ачу – 65, кеше үтерүгә бәйле җинаятьләрне ачу 95 процентка җиткән. Шул ук вакытта, сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең барысы да диярлек ачылган.

Явыз ният белән һөҗүм итү һәм талау очракларының 90 проценттан артыгы ачылган. Узган елда барлыгы 46 093 җинаять теркәлгән булган.

«Хезмәткәрләрнең эше артты. Соңгы кыскартулар нәтиҗәсендә без шәхси составның 18 процентка якынын югалттык. Эш шартлары ничек кенә катлаулы булса да, үз алдыбызга безнең эшнең сыйфатына бернинди кыенлыклар да йогынты ясарга тиеш түгел дигән максат куябыз», - дип искәртте Артём Хохорин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100