news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан полицейскийлары ДНК экспертизасы ярдәмендә 14 ел элек кеше үтерү буенча җинаятьне ачкан

Җинаятьче дип уйланылган затны Мәскәүдә тоткарлаганнар

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 29 гыйнварда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре, Мәскәүдә, башкала полицейскийлары белән берлектә, көчләү һәм үтерүдә шикле 37 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

2001 елның 23 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Иске Карабаян авылы янындагы урманда көчләү һәм буу эзләре булган 35 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Фаҗига булган урында җинаять эшенә кагылган әйберләр дә була. Экспертиза нәтиҗәләре буенча көчләү һәм, җинаятьне яшерү максатыннан, үтерү факты раслана.

2014 елның җәендә ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре, узган елларда кылынган үтерүләр буенча оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында, 2000 елдан бирле хатын-кызларны үтерү буенча ачылмаган җинаять эшләрен анализлый. Нәтиҗәдә, 2001 елда Балык Бистәсе районында хатын-кызны үтерү буенча җинаять эшендә көчләүче һәм үтерүче дип шикләнелгән кешенең ДНК үрнәкләре булуы ачыклана. ДНК-формула ТР буенча ЭЭМның Экспертиза-криминалистика үзәгенә кабаттан һәм ДНК учетлары федераль базасы буенча тикшерү өчен җибәрелә.

Тикшерү нәтиҗәсендә, алынган генотипның Саба районында туган, көчләү өчен 2 тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат генотибы үрнәге белән туры килүе ачыклана. Әлеге зат 12 ел Красноярск өлкәсенең төзәтү учреждениесендә хөкем срогын тутырган. Биредә аның ДНК үрнәген алган булалар. 2014 елның гыйнвар ахырында ул иреккә чыга, әмма Казандагы адресы буенча аны таба алмыйлар.

2015 елның гыйнварында аның кая икәнлеге ачыклана: җинаятьче дип шикләнелгән затны Мәскәүдәге фатирда тоткарлап, Казанга озаталар.

31 гыйнвар көнне ТРның Балык Бистәсе районы суды аңа карата 2001 елда кылынган көчләү һәм үтерү җинаять эше буенча тикшерү үткәрү чорына сак астына алу чарасын кулланды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot