news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Татарстан” поездында Мәскәүгә бару 194 сумга арзаная
Ерак араларга йөрүче поездларга 10 марттан билет бәяләре төшә
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). 10 марттан ерак араларга йөрүче поездларга билет бәяләре 16 процентка төшә. Әлеге бәяләр 28 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Мәсәлән, “Татарстан” фирма поездында Казаннан Мәскәүгә плацкарт вагонда бару хәзер 1172 сум торса, 10 марттан 978 сумга кала. Шул ук маршрут белән 112 нче поездның плацкарт вагонында бару бәясе 652 сум торачак (хәзер 782 сум).
Хәзер “Татарстан” поездында Казаннан Мәскәүгә кадәр купега билет бәясе, күрсәтелә торган хезмәт төрләренә бәйле рәвештә, 2687 сумнан 3092 сумга кадәр тора. 10 марттан купега билет 2220-2625 сум булачак. 112 нче поездда купе бәясе 301 сумга очсызланачак һәм ул 1482 сум торачак.
Горький тимер юлы Казан бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу бәяләргә өстәмә кыйммәт салымы бәясе дә кергән. Әмма юл йөрү билетларын рәсмиләштерү һәм иминият тарифы кертелмәгән. Купе һәм СВ вагоннардагы яңа бәяләр урын-җир кирәк яраклары бәяләрен дә эченә ала.
Билгеле булганча, “Россия тимер юлларында” тарифларны сезонлы көйләүнең мондый сыгылмалы графигы 2003 елдан бирле кулланыла һәм ел саен ул РФ Тарифлар буенча федераль хезмәте тарафыннан раслана. Быел график шундый 18 чорны эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot