news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан подрядчылары чит продукцияне сатып алуны дәвам итә

Кайбер министрлык һәм ведомстволарда җирле җитештерүчеләрдән дәүләт сатып алуларының өлеше 10 проценттан кимрәк тәшкил итә

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан подрядчылары бер кварталда капиталь ремонт үткәрү өчен 115 миллион сумлык төзелеш материалы сатып алган, аның бары тик 580 мең сумы гына җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып алу өчен тотылган.
Бүген ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер ТР Электрон тауар-мәгълүмат системасы эшен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышыннан соң журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Утырыш Казанда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин рәислегендә видеоконференция режимында узды.
“Кызганычка күрә, әлегә чит җитештерүчеләрнең республика бюджеты хисабына республика программалары буенча сатып алулар өлеше шактый югары. Кайбер министрлык һәм ведомстволарда җирле җитештерүчеләрдән көндәлек ихтыяҗлар өчен дәүләт сатып алуларының өлеше 10 проценттан кимрәк тәшкил итә”, - дип хәбәр итте Марат Сафиуллин, киңәшмәне ачып. Алар арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Транпорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы бар.
Хәзер дәүләт сатып алулары үткәрүдә шәхси җаваплылык республика министрлары урынбасарларына беркетелгән. Алар сатып алулар буенча һәр көнне хисап тотар дип көтелә. “Безнең бурыч – республика акчалары тагын да нәтиҗәле тотылсын өчен чаралар комплексы эшләү”, - дип ассызыклады М.Сафиуллин.
Яков Геллер белдергәнчә, ТР Дәүләт заказы агентлыгы хезмәткәрләре подрядчыларны компьютер гыйлеменә өйрәтергә мәҗбүр, чөнки подрядчылар ТР Электрон тауар-мәгълүмат системасын куллана белми. Я.Геллер искәрткәнчә, җирле продукцияне өч сәбәп буенча сатып алмыйлар: ул юк, яки кыйммәт тора яисә сыйфаты түбән.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100