news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан почтасы Казанның барлык почта бүлекчәләрендә дә Абунәче көне игълан итте

Гадәттәгечә, шул уңайдан бәйрәм чарасы оештырыла

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы булган “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсенең Казан районара почтамты Татарстан башкаласының барлык барлык почта бүлекләрендә дә 21 апрельда Абунәче көне үткәрә.

Матбугатка язылучылар өчен шул уңайдан “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов ур., 56) бәйрәм чарасы оештырыла, анда катнашырга теләгән массакүләм мәгълүмат чаралары өчен заявкалар 10 апрельга кадәр 291-55-58, 291-55-60 телефоннары, 291-55-60 факсы; kmrp_podp@tatpochta.ru электрон адресы буенча кабул ителә, дип мөрәҗәгать итте Казан районара почтамты җитәкчесе Ландыш Бәдретдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot