Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан почтасы» бүлекләрендә «Альфа Иминият» полислары сатылачак
«Татарстан почтасы» бүлекләрендә «Альфа Иминият» полислары сатылачак
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан почтасы» дәүләт унитар предприятиесе һәм «Альфа Иминият» ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Өч яклы килешүне үз имзалары белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, «Татарстан почтасы» ДУП башлыгы Ольга Кузнецова һәм «Альфа Иминият» ААҖнең генераль директор урынбасары Владимир Сорокин беркетте.
Әлеге килешү Россиянең иң эре иминиятчеләреннән берсе булган компаниянең Татарстан территориясендә «Татарстан почтасы»ның зур үсеш алган бүлекләре аша (алар республикада 1000нән артып китә) иминият хезмәтләре тәкъдим итүне күздә тота. Яңа төр хезмәтләр күрсәтү өчен программа белән тәэмин ителгән һәм барлык кирәкле җиһазлары булган тәүге элемтә бүлеге инде иртәгә үк Минзәләдә тәкъдир ителәчәк. Яңа елда шундый мәйданчыклар «Татарстан почтасы»ның 44 бүлегендә ачылыр дип көтелә. Алга таба аларның саны тагын да артачак.
«Без «Татарстан почтасы»н финанс хезмәтләре өчен ачык мәйданчык дип игълан иттек һәм федераль компанияләр республикага килеп, почтаның филиал челтәре аша халыкка хезмәтләрнең актуаль пакетларын тәкъдим итә башлады», - дип ассызыклады Фәрит Фазылҗанов.
«Безнең челтәр республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлый. Күп кенә элемтә бүлекләрендә интернетка күмәкләп тоташу пунктлары да бар. Филиал хезмәткәрләре халыкка төрледән-төрле финанс хезмәтләре күрсәтергә сәләтле», - диде Ольга Кузнецова.
Владимир Сорокин сүзләренә караганда, киләчәктә «Татарстан почтасы» офислары аркылы халыкка «Альфа Иминият» компаниясенең ОСАГО һәм КАСКО полисларын гына түгел, бәлки ипотека кредитларын тәкъдим итү дә күздә тотыла.
Белешмә өчен: «Альфа Иминият»нең, тормышны иминиятләштерүне дә кертеп, страховкалауның 102 төренә лицензиясе бар. Компаниянең берләштерелгән устав капиталы 2,5 миллиард сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз