news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан пляжларында су нормаларга туры килә, әмма берсендә генә коенырга була

Әлегә Түбән Каманың «Кама» пляжы гына Татарстан буенча Роспотребнадзордан рөхсәт алган.

Татарстан пляжларында су нормаларга туры килә, әмма берсендә генә коенырга була

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның җиһазландырылган пляжларында су куркынычсыз, әмма әлегә Түбән Камада гына коенырга рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган атнада 246 проба тикшерелде. Стандарт булмаган пробалар теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, аннан алдагы атнада ике сулыкта стандарт булмаган ике проба булды», – дип сөйләде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, санитар-эпидемиологик нәтиҗәне бары тик бер су объекты алган. Сүз Түбән Каманың «Кама» пляжы турында бара.

Барлык пляжларда да Роспотребнадзор тарафыннан гариза буенча бирелә торган санитар-эпидемиологик бәяләмә булырга, шулай ук ведомствоның яңа Covid-19 коронавирусы таралуга каршы тору буенча күрсәтмәләре үтәлергә тиеш. Җиһазларны дезинфекцияләргә, шәхси гигиенаны үтәү өчен эшләүче инфраструктура һәм суның чисталыгы кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100