news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан планлаштырылган бюджетара трансфертларның яртысыннан артыгын алган

Татарстан планлаштырылган бюджетара трансфертларның яртысыннан артыгын алган
Фото: ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте

Агымдагы елның 1 июненә Татарстан бюджетына федераль бюджеттан 52,4 миллиард сум күләмендә бюджетара трансфертлар кертелгәң – бу хәзерге вакытка планлаштырылган 93,6 миллиард сумның яртысыннан артыгы. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бюджеты 45,4 миллиард сум субсидияләр, 4,3 миллиард сум субвенцияләр, 2,5 миллиард сум башка бюджетара трансфертлар һәм федераль фондлардан 245 миллион сум акча алган.

«Кергән федераль акчалар билгеләнгән максатларга чыгымнарны финанслауга юнәлтелгән», — дип аңлаттылар республиканың профильле ведомствосында.

news_right_1
news_right_2
news_bot