Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан питомникларында Яңа ел бәйрәмнәренә 2 мең чыршы үстергәннәр
Татарстан урман питомникларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сату өчен 2 меңгә якын чыршы үстерелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Бу узган ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Ләкин сатулар артмый. Мондый товарларны урта һәм кече бизнес вәкилләре, башка төбәкләр, арендаторлар сата – аларның статистикасы турында әйтә алмыйм, әмма безнең сатулар артмый. Халык башка альтернатив ысуллар таба. Мәсәлән, хәзер ясалма чыршылар бик күп төрле», - дип белдерде ул.
Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыклары продукциясен чыршы базарларында сата. Моннан тыш, республика халкы чыршыны якындагы урман хуҗалыгына килеп ала ала, әмма моның өчен алдан шалтыратышырга кирәк булачак.
Министр әйтүенчә, урман хуҗалыклары сата торган чыршылар кыйммәт түгел. Аларның биеклеге 1,5-2 метр тирәсе, ә бәяләре 500 сумнан башлана.
«Без Европа чыршысын үстерәбез, кайвакыт зәңгәр чыршы дә әзерлибез. Ведомство карамагында эшләүче учреждениеләр гадәти урман культуралары үстерү белән шөгыльләнә», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз