Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде
Татарстан Пилотсыз системалар лигасы президенты итеп Рәсүл Миңнеханов билгеләнде. Ул шулай ук ТР Дрон-рейсинг федерациясен җитәкли. Карар ТР Фәннәр академиясендә лиганың беренче оештыру җыелышында кабул ителде.
«Бүген без Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә яңа спорт төрләренең яңа тармагын үстерергә җыенабыз. Мондый ихтыяҗ 2024 елда «Киләчәк уеннары»н уздыру вакытында ук барлыкка килгән. Безнең төбәктә дроннар белән шөгыльләнүче оешмалар һәм энтузиастлар күп. Безнең лига аларны берләштерәчәк һәм пилотсыз очкычлар юнәлешен үстерүгә этәргеч бирәчәк», – дип билгеләде Рәсүл Миңнеханов.
Рәсүл Миңнехановны якындагы ике елга вазифага билгеләү турында карарны оештыру җыелышының барлык әгъзалары бертавыштан хуплады.
Лига советына ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз