Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан пилотсыз очкычлар фәнни-җитештерү үзәген булдыру өчен 2 миллиард сум алачак
Татарстан Республикасы 2026 елда гражданлык пилотсыз авиация системалары технологияләрен үстерү өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәген булдыру өчен 2 миллиард 2,7 миллион сумнан артык акча алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Субсидияләр Дәүләт сәнәгать мәгълүмат системасы платформасында оештырылган конкурс сайлап алуында проектлары җиңгән төбәкләр өчен каралган. Мондый төбәкләр арасында, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Бурятия, Кабардино-Балкария, Удмуртия, Якутия, Пермь крае, Калуга, Мәскәү, Түбән Новгород, Новгород, Новосибирск, Оренбург, Рязань, Тула һәм Ярославль өлкәләре бар.
2025 елда федерациянең әлеге субъектларында БПЛА буенча үзәкләр булдыру өчен 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк (финанслауны җиде төбәк алачак). 2026 елда 10 миллиард сум, ә 2027 елда 7 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
БПЛА буенча үзәкләр «Пилотсыз авиация системалары» яңа илкүләм проектына керүче «Пилотсыз авиация системаларын һәм комплектлаучы детальләр уйлап табу, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында булдырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз