news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында: Традицияләр һәм инновацияләр синтезы

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында: Традицияләр һәм инновацияләр синтезы
Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стенды
Фото: ТР Инвестицион үсеш агентлыгы

18-21 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы эшендә катнашачак. Татарстанның инвестицион, сәнәгать, инновацион потенциалы тәкъдим ителәчәк. Республика стендының эшен ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

«Экспофорум» күргәзмә комплексында Татарстан стенды (27нче номерлы стенд) H павильонында 113 квадрат метр мәйданны биләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Безнең стенд ел саен Петербург халыкара икътисади форумы кунакларын җәлеп итү ноктасына әверелә. Стендның бизәлеше концепциясе нигезендә традицияләр һәм югары технологияләр синтезы», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Стендның үзенчәлеге татар милли бизәнү әйберләре белән илһамланып ясалган элементлардан гыйбарәт булачак. Патиналы материаллар, агач һәм таш куллану халык традицияләренә сылтама ясый. Заманча дизайн – хромлаштырылган детальләр, сызыклы яктырту һәм медиабизәү Татарстанның технологик төбәк булуын күрсәтә.

Стендның үзәгендә презентация зонасы урнашачак. Биредә катнашучы компанияләрнең алдынгы эшләнмәләре һәм казанышлары белән танышырга мөмкин.

Мәсәлән, IT-парк үзенең яңа югары технологияләрен тәкъдим итәчәк. «Инностейдж» компанияләр төркеме дәүләт һәм хосусый секторлар өчен мәгълүмати иминлек өлкәсендәге чараларын күрсәтәчәк. «Наноэкохим» ҖЧҖ дизель двигательләреннән зарарлы матдәләр чыгуны киметергә сәләтле продукциясе турында сөйләячәк. «Ас Салям» компанияләр төркеме кече һәм урта бизнесны шәригать стандартлары буенча партнерлык финанслау продуктларын тәкъдим итә.

Татарстан шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә дә көчен күрсәтәчәк. Иннополис университеты белем бирү, тикшеренүләр һәм бизнесны берләштерүче уникаль алымнары белән уртаклашачак.

Экспозиция берничә функциональ зонага бүленгән була. Килешүләр имзалау мәйданчыгы, мультимедиалы экраннар урнаштырылган презентацияләр зоналары һәм эшлекле очрашулар өчен сөйләшү бүлмәләре эшләячәк.

Татарстанның 13 алдынгы компаниясе һәм оешмасы тәкъдим ителәчәк. Алар арасында:

  • Татарстан Республикасының сәнәгать кластеры;
  • «ИТ-Парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» дәүләт автоном учреждениесе;
  • «КАМА» АҖ;
  • «СОЛЛЕРС Алабуга» ҖЧҖ;
  • «Инностейдж» компанияләр төркеме;
  • «БАРС Групп» ҖЧҖ;
  • «Наноэкохим» ҖЧҖ;
  • «Ас Салям» компанияләр төркеме;
  • «Техникс» ҖЧҖ;
  • «Иннополис университеты» автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасы;
  • «Вкус» ҖЧҖ.

«Татарстан Республикасы командасы форумның барлык көннәрендә республиканың инвестицион потенциалын тәкъдим итү стендында эшләячәк. Стендның эш программасында – Россия һәм чит ил делегацияләре белән сөйләшүләр. Шулай ук без Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында беренче тапкыр инвестицион тәкъдимнәр каталогын тәкъдим итәчәкбез. Анда Татарстан муниципалитетларының ихтыяҗлары һәм инвесторлар өчен бизнес-нишалар буенча тәкъдимнәр тупланган булачак», – дип өстәде Талия Миңнуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot