news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында 2,3 триллион сумга 550 килешү төзегән

Республика вәкилләре кырыктан артык рәсми очрашу үткәргән.

Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында 2,3 триллион сумга 550 килешү төзегән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 май, «Татар-информ). Татарстан Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 2,3 триллион сумга 550 инвестиция килешүе төзегән. Форум нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов шул хакта хәбәр итте.

Кәримов «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе белән немец банклары консорциумы арасында төзелгән кредит килешүен, КАМАЗның яңа модель рәтен сату буенча махсус инвестиция килешүен, Үзбәкстан, Молдова һәм Санкт-Петербург белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрне чараның мөһим нәтиҗәләре дип атады.

Форум кысаларында республика делегациясе 40 рәсми очрашуда катнашкан. Татарстан вәкилләре дәүләт хакимияте органнары, чит ил һәм Россия компанияләре җитәкчеләре белән очрашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100