Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Лисичанскидагы балалы гаиләләргә гуманитар ярдәм тапшырды
Татарстанның Чистай районыннан Лисичанскига гуманитар йөк китерделәр. Колоннаны муниципалитет башлыгы Дмитрий Иванов җитәкли. Шәһәрдә гуманитар ярдәмне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков каршы алды һәм озата барды.
Лисичанскидагы гуманитар үзәккә балалар өчен товарлар һәм башка кирәк-яраклар (яңа туган сабыйлар өчен комплектлар, балалар ризыгы, коляска, уенчыклар, шулай ук инвалидлар коляскасы, ходункилар, олылар өчен подгузниклар һ.б.) тапшырдылар.
«Бу - бик кирәкле ярдәм. Бүген балалы гаиләләргә һәм өстәмә ярдәм таләп ителгән кешеләргә нәкъ менә шундый товарлар кирәк. Чистай районына һәм бу йөкне әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез», - диде Лисичанск гуманитар үзәге мөдире Ирина Маздорова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз