news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан пенсия системасын үстерү буенча федераль программада катнаша

Федераль программа 2018 елдан гамәлгә керә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан 2018 елдан старт алачак пенсия системасын үстерү буенча федераль программада катнашырга теләк белдерде. Бу хакта бүген журналистларга Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җиткерде.

«Без анда катнашачакбыз һәм инде әзерлек башланды. Республикага федераль бюджеттан өстәмә акчалар тарта алырбыз дип уйлыйм. Эшче төркем составына Пенсия фонды вәкиле дә кертелде. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре белән дә элемтә бар», – диде парламентарий.

Ольга Павлова сүзләренчә, быел Татарстан социаль сферадагы халыкны эш белән тәэмин итү һәм мөмкинлек мохите дәүләт программаларына кертелгән.

«Финанслану тулы күләмдә федераль үзәктән расланган, шул исәптән 5 млрд субсидия федераль үзәктән инвалидларны социаль яклауга биреләчәк», –дип билгеләп үтте ул.

Депутат сөйләвенчә, быел Татарстанда 108 объект «Мөмкинлек мохите» программасы таләпләре нигезендә җиһазландырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot