news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан пенсия системасын үстерү буенча дәүләт программасында катнашачак

Ул киләсе елдан гамәлгә ашырыла башлаячак.

Татарстан пенсия системасын үстерү буенча дәүләт программасында катнашачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2018 елда Татарстан пенсия системасын үстерү буенча дәүләт программасында катнашачак. Бу хакта бүген журналистлар белән аралашу барышында Россия Федерациясе Федераль җыены депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.

"Дәүләт программасы бер елдан соң гына гамәлгә ашырылуга карамастан, без инде бу юнәлештә эшли башладык. Федераль Үзәк вәкилләре белән дә элемтәдә торабыз", – диде депутат.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар бүген "Казаньоргсинтез" базасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Алар анда республика икътисадына федераль бюджеттан җәлеп ителә торган акча һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы хакында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot