news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында халыкның мәшгульлеге турындагы законга үзгәрешләр карала. Аңа Татарстаннан да тәкъдимнәр кертелде, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Бу хакта Төбәктә иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында онлайн-трансляция вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Бу бераз искергән закон, шуңа күрә беренче укылышта яңа төзәтмәләр кабул ителде. Хәзер законны икенче укылышка әзерлиләр. Татарстанда яшәүче инициативалы кешеләр, профсоюз лидерлары, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы закон проектына кайбер өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертте, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтү буенча да», - диде ул.

Спикер сүзләренчә, федераль министрлыклар һәм белгечләр әлегә бу тәкъдимнәргә бәяләмә чыгармаган. «Шуңа да карамастан, без пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар мәнфәгатьләрен яклыйбыз», - диде Ларионова.

news_right_1
news_right_2
news_bot