news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан педагогы “Россиянең ел тәрбиячесе” конкурсы финалистлары унлыгына кергән

Иртәгә лауреатлар мастер-класслар күрсәтеп, түгәрәк өстәлдә катнашачак

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Московский шәһәрендә (Мәскәү составына керә) “Россиянең ел тәрбиячесе-2014” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалының 10 лауреаты исемнәре игълан ителде. Бу исемлеккә конкурсның төбәк этаплары җиңүчеләре – иң яхшы 62 тәрбияче арасында үткәрелгән бәйге сынауларында югары нәтиҗәләр күрсәткән Казанның 151 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова да кергән.

Иртәгә, 14 нче ноябрьдә, Мәскәүдә конкурс лауреатлары мастер-класслар күрсәтеп, түгәрәк өстәлдә катнашачак. Ун конкурсант арасыннан иң яхшысы сайлап алыначак. Аның исемен жюри шул ук көнне игълан итәчәк, диелә “Учительская газета” материаллары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot