news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе 13 августта Чаллыда узачак

Яр Чаллыда 13 августта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсен уздыру планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Республика форумыннан соң Чаллыда шәһәр август конференциясе узачак. Анда гадәттәгечә мәгариф системасы эшенә йомгак ясалачак һәм тармакның иң яхшы вәкилләрен билгеләячәкләр.

Мэр сүзләренчә, чара кысаларында шәһәрнең иң яхшы мәгариф учреждениеләренә премияләр тапшырылачак. Иң яхшы мәктәп, иң яхшы гимназия һәм иң яхшы балалар бакчасы Наил Мәһдиев исеменнән акчалата бүләкләнәчәк. Шулай ук педагогларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләрен бүләкләячәкләр.

«Рәхмәт әйтергә урын бар. Яхшы эшләүчеләр, һичшиксез, мораль яктан гына түгел, матди яктан да бүләкләнергә тиеш», – дип ассызыклады Мәһдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, премия фонды күләме узган еллар дәрәҗәсендә калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot