news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан педагоглары – “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия конкурсы лауреатлары
Кичә Татарстан учреждениеләренең ике өстәмә белем бирү педагогы Санкт–Петербургтан кайтты
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Татарстан учреждениеләренең ике өстәмә белем бирү педагогы Санкт–Петербургта узучы “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип исемләнгән VIII Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сергей Рыбаков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, компьютер дизайны укытучысы Расих Сәлахов (Кукмара балалар сәнгать мәктәбе) – “Декоратив–гамәли сәнгать”, авиамоделизм серләренә өйрәтүче Виктор Громков (Чаллының 5 нче Балалар техник иҗат үзәге) “Фәнни–техник иҗат” номинациясендә лауреат булган. Татарстан педагоглары Санкт–Петербургтан кичә кайтты, дип хәбәр итте Сергей Рыбаков.
Өстәмә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелүче “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсы “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең мөһим өлеше булып тора. Узган конкурста Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән 84 педагог катнашкан. Аларның барысы да үзләрен балаларны иҗади үстерүгә багышлаган.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсында катнашучылар үзләренең белем бирү программасын яклаган, яшь петербурглылар белән ачык дәрес үткәргән һәм импровизация конкурсы кысаларында жюриның сорауларына җавап биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2