news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан педагоглары укытучыга багышланган Мәскәү поездының беренче пассажирлары булды

Татарстан педагоглары укытучыга багышланган Мәскәү поездының беренче пассажирлары булды
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы

Бүген Мәскәүдә Арбат-Покровская метро линиясенә «Укытучы — дөньядагы төп һөнәр» поезды җибәрелде. Ул Педагог һәм остаз елына багышланган. Татарстаннан килгән педагоглар династиясе вәкилләре — Битколовлар, Гайнановлар, Закировлар һәм Зәкиевлар аның тәүге пассажирларының беренчеләреннән булды.

Поездны җибәрүдә Яшел Үзәннән Александр Пушкин исемендәге 9 нчы лицей директоры Алия Шагаева һәм аның балалары – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты студенты, Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Айсаф Зәкиев һәм шул ук уку йорты студенты, Казанның 4 нче гимназия-интернаты тәрбиячесе Миләүшә Зәкиева катнашты. Гомумән алганда, династиянең 1233 еллык педагогик стажы бар.

Поездны җибәрүдә шулай ук Татарстан мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, халыкара олимпиада җиңүчеләре, «Россиянең ел укытучысы» бәйгесендә җиңүчеләр һәм лауреатлар катнашты.

Поезд алты ай дәвамында Мәскәү метросының Арбат-Покровская (зәңгәр) тармагы буенча йөриячәк. Поезд биш вагоннан тора, аларның һәркайсы заманча педагогикага нигез салучыларга — Константин Ушинский, Василий Сухомлинский, Антон Макаренко, Лев Выготский, Игорь Ивановка багышланган.

Поезд диварларында Россия Президенты Владимир Путин, Россия вице-премьеры Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов цитаталары, шулай ук «Укытучыга рәхмәт» акциясендә катнашу өчен QR-кодлар урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан итте. Педагог һәм остаз елын ачуга багышланган чыгышында Путин: «Педагог һәм остаз елын үткәрүнең бурычы, мәгънәсе нәкъ менә җәмгыятьнең игътибарын балалар, яшьләр, безнең киләчәккә үз вакыт һәм көчләрен биргән кешеләр хезмәтенә җәлеп итүдән гыйбарәт. Укытучы һәм остазларның бүген бөтен илнең уңышлары һәм казанышларына керткән һәм кертә торган зур өлеше турында күбрәк сөйләргә кирәклегенә ышанам», — дип билгеләп үткән иде.

Өстәвенә, ил Президенты инициативасы һәм йөкләмәсе буенча Россиядә «Мәгариф» милли проекты гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100