news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан партияләре Дәүләт Советына көзге сайлауларга 250 кандидат тәкъдим итте

Республика Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия»дән парламентарийлар исемлеген теркәде.

Татарстан партияләре Дәүләт Советына көзге сайлауларга 250 кандидат тәкъдим итте
Егор Никитин

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Cентябрь аенда Дәүләт Советына сайлауларда катнашучы 11 сәяси партия Республика Үзәк сайлау комиссиясенә 25 кандидатның исемлеген тәкъдим итте. Кандидатларны тәкъдим итү этабы 7 июльдә тәмамланды. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Закон нигезендә, 7 июльдә бездә кандидатлар һәм кандидатлар исемлеген тәкъдим итү этабы тәмамланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм округ сайлау комиссияләрен тәкъдим итү документларын 8 июньнән башлап 7 июльдә төн уртасына кадәр кабул иттеләр», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, бердәм сайлау округы буенча Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 11 сәяси партиясе республика исемлекләрен тикшергән.

«Алар бердәм сайлау округы буенча исемлекләр составында 250 кандидат тәкъдим итте. Бер мандатлы сайлау округларында 296 кандидаттан — 105 үз-үзен тәкъдим итүче һәм 191 сәяси партия вәкиленнән документлар кабул иттеләр», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot