Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламенты РФ Думасына бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы закон чыгару инициативасы белән чыкты
Шуңа күрә ул мәсьәлә алдагы сессиядә каралмый
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 24 декабрь көнне V чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы була. Бу хакта бүген парламент Президиумы утырышында хәбәр ителде. Ял көннәре бәйрәм көннәренә туры килгән очракта, башка көнгә күчерелмәү турында закон проекты 26 ноябрьдә үткәрелгән сессиядә кабул ителде һәм җәмгыятьтә бик зур ыгы-зыгы тудырды.
Искәртеп үтәбез: Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге документның конституция нормаларына, төгәлрәге, ял итүгә хокукка каршы килүен искәртте. “Бу уңайдан мин судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын”, - дигән иде ул парламент утырышында.
Киләсе сессиядә әлеге закон проектын карау туктатып торыла.
“Бу закон проекты беренче укылышта кабул ителде, әмма без аны закон инициативасы белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттек. Алар аны карарга мәҗбүр була. Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты РФ Думасы белән элемтәдә тора, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Халык арасында бу закон күп сораулар тудырды. “Үз кулыбыз белән бәйрәмнәребезне бетермибезме, диючеләр дә булды. Юк, бәйрәмнәр үз урынында кала”, - дип ышандырырга тырышты ТР парламенты башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз