Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламенты рәисе: Җирле үзидарәне саклап калу мөһим иде
2025 ел башы Татарстан парламентарийларының муниципаль реформа кысаларында федераль үзәк белән алып барган хезмәтенә дә бәйле. Татарстан ярдәме белән федераль законга сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, тәкъдим ителгән бер дәрәҗәле система урынына төбәкләргә ике дәрәҗәле системаны калдыру хокукы бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә белдерде.
«Безнең өчен авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калу мөһим иде. Моның өчен бездәге законнарны әлеге норматив документларга яраклаштыру буенча эшче төркем оештырылды, аларны карарга кирәк булачак. Сүз федераль үзәк һәм ил субъектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында бара. Республикада барлыгы 90га якын закон һәм башка хокукый актлар кабул итәргә, шулай ук аларга төзәтмәләр кертергә кирәк иде. Аларның якынча 70нә үзгәрешләр кертелде, бер өлеше 24 декабрьдә Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Калган закон проектлары белән алга таба эшләргә кирәк булачак. Киләсе елда нәкъ менәшул юнәлештә эшләячәкбез», – диде ул.

Спикер киләсе елга бурыч итеп куелган мәсьәлә турында тулырак әйтеп узды.
«Законнарны эшләп бетерү таләп ителә. 2026 ел бу бурычларны хәл итүгә, килештерүгә багышланачак. Федераль закон чыгаручы алдагы елларда үз өстенә алган мәсьәләләр бар, ә субъектлар бу мәсьәләләрне үзләре хәл итәргә сәләтле һәм тиеш», – дип өстәде Мөхәммәтшин.
- Шулай ук очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин парламентара элемтәләр турында сөйләде. Аннары ул журналистларның чит илләр белән яңа шартларда хезмәттәшлек итү турындагы сорауларына җавап бирде. Спикер әйтүенчә, хәзерге вакытта Россиянең 40 субъекты белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз