news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан парламенты комитетлары утырышлары башлана

2 мартта ТР Дәүләт Советының даими эшләүче комитетлары чираттагы сессиягә әзерлек эшен башлый

(Казан,1 март, “Татар-информ”). Иртәгә – 2 мартта ТР Дәүләт Советының даими эшләүче комитетлары чираттагы сессиягә әзерлек эшен башлый. Бу атнада парламентның җиде комитеты да үз утырышларын уздыра.
2 мартта Социаль сәясәт комитеты ТР Дәүләт Советының сәламәтлек саклау өлкәсендәге илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия белән уртак утырыш уздыра. Утырыш Республика клиник хастаханәсендә үтә. Көн тәртибенә 2009 елда илкүләм проектны гамәлгә кертү нәтиҗәләренә, Татарстан Республикасыда баш миендәге кан әйләнеше бозылудан интеккән авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр чыгарыла.
Иртәгә шулай ук парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын уздыра. Депутатлар каравына чыгарылган закон проектлары китапханәләр һәм китапханә эше, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр, музейлар һәм музей эше белән бәйле. ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, комитет утырышы көн тәртибенә Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы мәсьәлә, федераль закон проектлары чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot