news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламенты комитетлары республиканың 2010 ел бюджеты проектын карый башлый

Иртәгә – 16 нчы октябрьдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты чираттагы утырышын уздыра

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 16 нчы октябрьдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты чираттагы утырышын уздыра.

Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә республиканың 2010 ел бюджеты проектына, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”, “Мәгариф турында” ТР Законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектлары чыгарыла.

Шулай ук депутатлар игътибарына Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә 2010 елга финанс чыгымнары нормативларын раслау турында" законы проекты һәм федераль закон проектлары тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100