news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламенты җитәкчесе бүгенге сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга сайлауга канәгатьлек хисе белән килүен белдерде

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Юлия Ревина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашты.

Татарстан парламенты спикеры белән хәләл җефете Луиза Мөхәммәтшина  Казанның 43 нче участогына иртәнге 8.00 сәгатьтән соң килде. Ул, залга керүгә, күзәтүчеләрне сәламләде.

Ф.Мөхәммәтшин үз сайлау бюллетенен үтә күренмәле урнага салгач, журналистларга сайлауга канәгатьлек хисе белән килүен белдерде. “Сайлаулар алдыннан бик җитди сайлау кампаниясе узды. Безнең партия Татарстанның бөтен территориясендә сайлаучылар белән очрашу юлын сайлады һәм без аңа ирештек. Шуннан канәгатьмен”, - диде ул.

Очрашуларда кешеләрнең фикерләре җыелды, чынбарлык, ирешелгән уңышлар, кыенлыклар, Украинадагы вәзгыять белән бәйле рәвештә, Татарстан икътисадына тышкы йогынты булу мөмкинлеге турында сөйләнде, дип белдерде.

“Халык җыеннарында, ишегалды очрашуларында һәм хезмәт коллективлары белән очрашуларда ачыклык һәм диалог республика хакимияте белән Татарстан халкы арасында ышанычны ныгытты. Мондый ачыклык ышану мөмкинлеге бирә, һәм безгә ышаныч югары дәрәҗәдә булыр дип уйлыйм, шуңа таянып, киләчәктә дә үз республикабызны үстерү һәм тормышны җайга салуны дәвам итәрбез”, - диде ул.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә 43 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирень Мөхәммәтҗанова белдерүенчә, бу участокта 2 174 сайлаучы теркәлгән, аларның 66 сы быел беренче тапкыр тавыш бирә. Бүген андый сайлаучылар өчен бүләккә паспорт тышлыгы һәм Татарстан Республикасы Конституциясе тапшыру каралган.

Бүген залда өч үтә күренмәле урна куелган, теркәү һәм тавыш бирү процедурасында закон үтәлешен биш күзәтүче контрольда тота.

“Сайлаучылар тавыш бирүдә активлык крсәтә”, - дип билгеләп үтте участок рәисе. Аның сүзләренә караганда, 8.40 сәгатькә участкоета теркәлгән сайлаучыларның 8 проценты (алдан тавыш бирүчеләрне дә кетеп) тавыш биргән.

Бүген 43 участок сайлау комиссиясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен башлаган. Моннан тыш, тавыш бирүчеләргә транспортта бушлай йөрү һәм "Kazan-Arena" стадионында Валерий Меладзе, Салават һәм "Самоцветы" ВИА катнашындагы шәһәр бәйрәмен бушлай карау хокукы бирүче “Мин тавыш бирдем” беләзеге тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100