news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламенты Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының яңа рәисе билгеле

Рафис Борһановны моңарчы комитетның рәисе урынбасары булган Марат Галиев алмаштырды.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Марат Галиев Татарстан парламентының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта әле генә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында билгеле булды. Тәнәфес вакытында комитет кыска гына утырыш уздырып, шундый карарга килгән.

Марат Галиев кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды. Моңарчы ул шушы ук комитет рәисенең урынбасары иде. Фәрит Мөхәммәтшин Марат Галиевны тәбрикләп: “Котлыйм! Сезнең өчен бу яңа эш түгел. Бу комитетның дәрәҗәсен тагы да күтәрергә язсын”, - дигән теләктә калды.

Искәртеп үтик, Марат Галиевка кадәр 2014 елның сентябреннән 2017 елның декабрь башына кадәр комитет Рафис Борһанов рәислегендә эшләде. 2017 елның 4 декабрендә ул Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бүген Рафис Борһановның депутат вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамланып, яңа вазифага билгеләү Дәүләт Советы депутатлары белән килештерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100