news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан парламенты депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алды

Әлеге сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте, 20 миллионнан артык совет солдатының гомерен өзде, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алудан башланып китте. Парламент вәкилләре һәм сессиядә катнашучылар Ватан өчен яу кырында ятып калучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

“Әлеге сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте, 20 миллионнан артык совет солдатының гомерен өзде. Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырам”, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы V чакрылыш Дәүләт Советының 29 нчы утырышы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot