news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан парламенты депутатлары агымдагы елның бюджет үтәлеше белән таныша

Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - киләсе ел бюджеты закон проекты. Депутатлар закон проектын икенче укылышка тәкъдим итәргә планлаштыра. Шулай ук, мәҗбүри иминият территориаль фондының киләсе елга бюджет планы каралачак.

Моннан тыш, парламент вәкилләре каршында Татарстан финанс министры Радик Гайзатулин чыгыш ясавы көтелә. Ул агымдагы елның бюджет үтәлеше хакында мәгълүмат бирәчәк, диелә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot