news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан парламенты депутатлары 11 җәмәгать судьясын сайлап куйды

Бүген Татарстан парламенты язгы сессия эшен башлады. Депутатлар Дәүләт Советының унсигезенче утырышында 11 җәмәгать судьясын сайлап куйды.

Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

«Кандидатлар федераль законда каралган тикшерү процедураларын узды. Алар барысы да куелган таләпләргә җавап бирә. Аларны сайлап куюга бернинди каршылыклар юк», – диде ул.

Лилия Хәсәнова (Кукмара районы буенча 2нче суд участогы) һәм Линар Сәетов (Мамадыш районы буенча 1нче суд участогы) өч еллык срокка сайланды.

Алисә Кәримова (Арча районы буенча 2нче суд участогы), Лилия Әсфәндиярова (Бөгелмә районы буенча 3нче суд участогы), Рамил Шәрипов (Биектау районы буенча 2нче суд участогы), Айзилә Низамова (Яшел Үзән районы буенча 4нче суд участогы), Алмаз Ягъфәров (Чаллы шәһәре 2нче суд участогы), Рөстәм Гыймаев (Чаллы шәһәре 16нчы суд участогы), Марат Минхәеров (Түбән Кама районы буенча 3нче суд участогы), Резеда Мөхәммәдъярова (Казанның Яңа Савин районы буенча 5нче суд участогы), Айгөл Шәймәрданованың (Саба районы буенча 2нче суд участогы) чикләнмәгән срокка билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot