Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламенты делегациясе Чехиягә эш визиты белән барырга әзерләнә
2012 елда Прага һәм Казан арасында даими авиаэлемтә көчәергә тиеш
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советында Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек җитәкчелегендәге Чехия Республикасы делегациясе белән очрашты.
Делегация составында Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Чехия Парламенты депутатлары һәм башка рәсми затлар бар.
Очрашуны ачып, Ф.Мөхәммәтшин әлеге визитка бик шат булуын әйтте. “Узган елның җәендә без Чехия парламенты сенаты делегациясе белән очраштык, парламентара элемтәләр турындагы меморандумны имзаладык һәм сайлаучыларыбызга Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм Чехия арасында урнаштырыла торган элемтәләр, башкарма хакимият инициативаларын хуплау өчен күп тырышлык куячагыбызга ышандырдык, - дип ассызыклады ул. – Быел Татарстан парламенты делегациясе җавап визиты белән Чехиягә барырга ниятли. Хәзерге вакытта дипломатик каналлар буенча Чехия өчен уңайлы вакытны билгелибез”.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Чехиянең уртак яклары күп. “Без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне җитди рәвештә ныгыта һәм бу базада мәдәни, социаль мәсьәләләрне хәл итә алабыз. Тулаем алганда, республикада инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрендә чит ил партнерлары белән элемтәләр урнаштыру һәм социаль-икътисади үсеш өчен атмосфера яхшы”, - дип билгеләп үтте ул.
Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры җылы кабул иткәне һәм башка илләрнең закон чыгару органнары эше белән танышу мөмкинлеге тудырганы өчен Татарстан парламенты башлыгына рәхмәт белдерде.
Мартин Коцоурек хәбәр иткәнчә, Татарстанга ясалган визит Чехиянең эшлекле даирәләрендә зур кызыксыну уяткан. Делегация составында Чехиянең 50 компаниясеннән вәкилләр бар.
“Безнең хезмәттәшлек үз нәтиҗәләрен бирә инде: эшкуарлар форумының пленар утырышы кысаларында Казанда Машина төзелеше технологияләре ассоциациясенең филиалын ачу турында килешү имзаланды. Шулай ук Татарстан башкаласында мультифункциональ үзәк төзү турындагы килешүгә кул куелды”, - диде Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры.
Моннан тыш, М.Коцоурекның сүзләренә караганда, үзара элемтәләрне гадиләштерү максатыннан Чехия вәкиллеге Казанда виза үзәге ачарга җыена, аның ярдәмендә Чехия Республикасына бару өчен визалар рәсмиләштереләчәк. Сүз уңаеннан, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шул хакта сүз барды.
“2012 елдан Прага һәм Казан арасында даими авиаэлемтә көчәергә тиеш”, - диде Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры. Искәртеп узабыз, Прага һәм Казан арасында турыдан-туры һава элемтәсе 2010 елның 1 маеннан алып гамәлгә ашырыла.
“Сезнең Прага һәм Казан арасында очышларны интенсивлаштыру турында уртак фикергә килүегез зур әһәмияткә ия. Бу Чехия гражданнарына республикабызның тарихи урыннарына сәфәр кылу һәм татарстанлыларга сезнең республикага бару өчен яхшы мөмкинлек дип саныйм”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Очрашу ахырында чарада катнашучылар сувенирлар алмашты һәм бергәләп фотога төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз