news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламенты башлыгы Александр Маловка актив карашы өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе ветеранның яңа китап булдыру турындагы идеясен хуплады.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан журналистикасы ветераны Александр Малов белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Малов 91 яшендә күптәнге хыялын тормышка ашырды – октябрь ахырында ветеран үзе узган сугыш эзләре буйлап Көнчыгыш Германиядә булып, аннан зур тәэсирләр һәм идеяләр белән әйләнеп кайтты. Хәзер аның уе – шул хакта китап язу.

“Барысы да яхшы булды, Александр Малов икенче тапкыр “Берлинны алды”, Германия башкаласында легендар шәхескә әйләнде”, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе, әлеге сәяхәтне оештыручыларның берсе Римма Ратникова.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Александр Маловка актив карашы өчен рәхмәт белдерде һәм ветеранның яңа китап булдыру турындагы идеясен хуплады. “Без кирәкле барлык ярдәмне күрсәтербез”, – дип ышандырды Татарстан Дәүләт Советы рәисе. Моннан тыш ул ветеранның мәктәп укучылары, студентлар белән очрашуларын, республика чараларында актив катнашуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100