Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламентарийлары табиблар хезмәт хакы база өлеше минималь эш хакы күләменнән чыгып формалашуыннан аптырашта калды
Комитет рәисе Светлана Захарова тармакка югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү белән хезмәт хакының күләме нык бәйле икәнлеген әйтеп китсә дә, бүгенге көндә бу күрсәткечләр чагышмый
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча комисиия утырышында депутатлар медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы алар башкарган эшкә туры килмәвен искәртеп, соңгыларының җаваплылыгы аз булган, эш хакы әйбәт түләнә торган кызыклырак эшкә китүен билгеләп үтте. Утырыш башында ук комитет рәисе Светлана Захарова тармакка югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү белән хезмәт хакының күләме нык бәйле икәнлеген әйтеп китсә дә, бүгенге көндә бу күрсәткечләр чагышмый.
Татарстанда 4 меңнән артык табиб һәм 8800 шәфкать туташы җитешми. Соңгы 5 елда табиблар – 385, шәфкать туташлары 1352 кешегә кимегән. Бигрәк тә республиканың Аксубай, Актаныш, Арча, Чүпрәле, Кайбыч, Минзәлә, Спас, Чирмешән районнарында табиблар җитешми.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, хәлне яхшырту максатыннан, яшь белгечләрне муниципалитетлар белән берлектә максатсатчан кабул итү килешүләре нигезендә әзерли. Шулай ук табиблар “Земство табибы” программасы нигезендә җирлекләргә җәлеп ителә. Табибларны социаль ипотека, аренда нигезендә торак белән тәэмин итү буенча мәсьәләләр - республика җитәкчелеге күзәтчелегендә.
Хәзерге вакытта табибларның минималь өстәмәләрне исәпкә алган хезмәт хакы 12 640 сум тәшкил итә. Хезмәт хакының база өлеше 7800 сум тәшкил итә. Бу әле - 1,5 ставкага эшләүчеләрнеке. Медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге җитәкчесе Гөлнар Хөснетдинова сүзләренчә, база өлеше минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнә. Депутатларны, югары белемле була торып, база өлешенең шулай бик аз булуы аптырашта калдырды. Казан дары заводы директоры Хәлил Гыйниятов озак кына башын чайкап утырды. Гөлнара Табакчи да база өлешен күтәрү турында сүз кузгатты. Урынбасар сүзләреннән аңлашылганча, күтәрү әле күптән түгел генә булган. Гөлнар Хөснетдинова исә депутатларга бюджеттан финанслауны арттырырга киңәш бирде.
Тармак буенча уртача күрсәткечләргә килгәндә, табиблар өлешенә - 31 212 сум, шәфкать туташларына – 18 212 сум, кече персоналга 11 385 сум хезмәт хакы туры килә. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева аңлатып үткәнчә, барлык табибларның да хезмәт хакы бер төрле үк була да алмый. Чөнки зыян килә торган бүлекчәләрдә - СПИДлылар белән эшләүчеләр дә, туберкулез белән чирләүчеләрне аякка бастыручылар бар. Шуңа күрә өстәмәләр дә төрлечә бара.
Бүген депутатларда шундый өстәмәләрнең берсе – сыйфат өчен бары тик 8 процент кына өстәмә түләүләре ризасызлык тудырды. Фәнни дәрәҗә өчен табибка 30 процент өстәмә килә. Комитет рәисе Светлана Захарова фикеренчә, фәнни дәрәҗәсе булган табиб әле ул эшкә яңа урнашкан белгечтән яхшырак эшли дигән сүз түгел. Парламентарийлар министр урынбасарына әлеге 8 процентны арттыру кирәклеге, аның хезмәт хакын формалаштырганда төп күрсәткеч булырга тиешлеге турында мөрәҗәгать итте. Елена Шишмарева бу юнәлештә эш алып барылуын, 2017 елга медицина хезмәткәрләренең эш хакы төбәктәге ике уртача хезмәт хакы кадәр булачагын әйтте.
Утырышта депутат, үзе дә табиб Рөстәм Бакиров исә шулай ук актуаль булган беренче звеноны торгызу – авыру мөрәҗәгать иткәч тә, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, яңа технологияле үзәкләр эшләве әйбәт, “әмма алар һава торышын билгеләми”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз