news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан парламентарийлары милли-төбәк компоненты буенча закон инициативасы белән чыкты

Федераль законнарга тәкъдим үзгәрешләр нигезендә, РФ субъектларына белем бирү стандартындагы милли-төбәк компоненентын билгеләргә хокук бирелергә тиеш

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген Казанда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында катнашучы депутатлар "Мәгариф турында" РФ Законына һәм "Югары һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем турында" Федераль законның 5 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы белән чыкты.
Сессиядә бу мәсәлә буенча ТР парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2007 елның 1 декабрендә "Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" (дәүләт белем бирү стандартының мәгънәсе һәм структурасын үзгәртү өлкәсендә) РФ Законы кабул ителде.
Р.Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге федераль закон, бердәм федераль белем бирү стандартын барлыкка китереп, дәүләт мәгариф стандартындагы милли-төбәк компонентын юкка чыгара. Бу үз чиратында Татарстан һәм РФнең башка төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты, татар һәм башка халыклар тарих, туган якны өйрәнү дәресләренең кискен кимүенә китерәчәк.
Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасында әлеге закон проекты беренче укылышта кабул ителгәч, ТР парламенты депутатлары, бу хәлгә борчылып һәм дәүләт белем бирү стандартындагы өч компонентны да саклап калуны сорап, РФ Президенты В.Путинга һәм Россия Федерациясе хакимиятенең башка җитәкчеләренә, РФ субүектларына мөрәҗәгать юллаган иде. Нәтиҗәдә Татарстанның мөрәҗәгатен РФнең 21 субъекты хуплап чыкты.
Татарстан парламентарийлары, закон инициативасы белән чыгып, РФ закон актларына һәм стандартның төзелеш компонентларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Р.Вәлиев бу нисбәттән: "Моның өчен төп белем бирү программасында милли-төбәк өлешне һәм белем бирү учреждениеләре үзләре формалаштыра торган өлешне конкрет билгеләргә кирәк. Практика күрсәткәнчә, "Туган тел һәм әдәбият", "Туган як тарихы" кебек предметлар буенча милли-төбәк программаларын тормышка ашыру өчен мәҗбүри уку вакытының 25 процентын бүлеп бирү кулай санала", - дип белдерде.
Бүген Татарстан парламентарийлары закон инициативасы белән чыгып, анда мәгариф турындагы законнарга тиешле үзгәрешләрне кертергә тәкъдим итә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, РФ субъектларына белем бирү стандартындагы милли-төбәк компоненентын билгеләргә хокук бирелергә тиеш. Шулай ук күпмилләтле Россиянең төрле субъектларында яшәүче халыкларның милли-төбәк ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек уку вакытын федераль закон белән ныгытырга тәкъдим ителә.



news_right_1
news_right_2
news_bot