Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламентарийлары энергетик эчемлекләрне тарату һәм куллануга каршы
Татарстан парламентарийлары энергетик эчемлекләрне тарату һәм куллануга каршы
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында “Тонусны күтәрүче компонентлары булган эчемлекләрне сату һәм таратуны тыю турында”гы федераль закон проектын бертавыштан хупладылар.
Закон проектының асылын парламент комитеты рәисе урынбасары Җәмил Яһүдин аңлатканча, табибларның соңгы тикшеренүләре энергетик эчемлекләрнең балалар, йөкле ханымнар, өлкән яшьтәге кешеләр, тиз кызып китүчән кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавын дәлилләгән.
Энергетик эчемлекләр Россия базарында 90нчы еллар уртасында барлыкка килде. Аларның төп компоненты – кофеин. Аннан тыш, аларның составына үләннәр экстракты һәм витаминнар керә. Мондый эчемлекләрне җитештергәндә кулланыла торган тонусны күтәрә торган төп компонентлар нормаль дозада булса зыянсыз. Ә шул ук вакытта, энергетик эчемлекләрдә аларның күләме еш кына арттырыла.
Парламент комитеты әгъзалары китерелгән дәлилләр белән килешеп, федераль закон проектын хупладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз