Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламентарийлары Россия һәм Беларусь төбәкләренең XIII форумына юл тотты
Татарстан парламент делегациясе «Төбәкләрнең икътисади хезмәттәшлеге – Россия һәм Беларусьның тотрыклы үсеш нигезе» дип аталган Россия һәм Беларусь төбәкләренең XIII форумында катнаша. Форум бүген башланды. Делегация чарага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча юл тотты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Делегация составына Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстанның Беларусьтагы сәүдә-икътисади вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар кергән.
Форум ике көн дәвамында, 25 һәм 26 июньдә, Минск шәһәрендә һәм Минск өлкәсендә узачак. Чара ел саен Россия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары – Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Җыены Республика Советы эгидасы астында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз