news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан парламент делегациясенең АКШка тәүге рәсми визиты төгәлләнде

Рәсми визит кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин АКШ Конгрессы һәм Сенатында, Ак йортта, Милли куркынычсызлык советында берничә очрашу үткәрде

(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы парламент делегациясенең АКШка тәүге рәсми визиты төгәлләнде.
Рәсми визит кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин АКШ Конгрессы һәм Сенатында, Ак йортта, Милли куркынычсызлык советында берничә очрашу үткәрде, Нью–Йорк штаты парламенты белән үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйды, Нью–Йорк штаты дәүләт университеты («State University of New York» (СУНИ) белән берләштерелгән югары уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылар белән очрашты.
Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Олбани университеты ректоры белән очрашты, Нью–Йорк штаты дәүләт университеты көллиятендә булды. Көллияттә Татарстанның “Идея” инновация–җитештерү технопаркы тәкъдим ителде.
“Идея” инновация–җитештерү технопаркы генераль директоры Сергей Юшконың докладын СУНИ нано–көллияте галимнәре югары бәяләде. Очрашу нәтиҗәләре буенча нанотехнологияләр өлкәсендә уртак эшчәнлекне оештыру һәм әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү, “Идея” инновация–җитештерү технопаркы базасында нанотехнологияләр үзәге булдыру максатыннан Меморандум төзелде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Нью–Йоркта Фәрит Мөхәммәтшин СУНИ системасына керүче Левин институты галимнәре белән очрашты. Әлеге институт АКШ дәүләт учреждениеләре өчен кадрларны яңадан әзерләү белән шөгыльләнә һәм Россиянең кайбер югары уку йортлары, аерым алганда, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты белән хезмәттәшлек итә. Очрашуда катнашучылар фәнни һәм академик элемтәләрне киңәйтү, галимнәр һәм яшь белгечләр белән үзара алмашуны җайга салу хакында килеште.
ТР Дәүләт Советы делегациясе визит ахырында Россия Федерациясенең БМО каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин аңа АКШка визитның төп нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде. Әңгәмә барышында Виталий Чуркин Казанда цивилизацияләр диалогы кысаларында БМО химаясендә зур Халыкара форум үткәрү теләген белдерде.
Федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре белән очрашу барышында Казанда Идел буе төбәгендә АКШ Генераль консуллыгын ачу мөмкинлеге хакында фикер алышынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100