news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Палестинадан эвакуацияләнгән 100 кешене кабул итәчәк

Палестинадан Россиягә эвакуацияләнгән 100 кешене Татарстанга җибәрәчәкләр. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган Хөкүмәт боерыгында әйтелә.

Илгә Палестинадан килгәннәрне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урнаштырачак. Гомумән алганда, документта 1447 граждан турында әйтелә.

Татарстаннан тыш, эвакуацияләнгәннәрне Идел буе федераль округында Башкортстанга җибәрәчәкләр — 250 кеше. Үзәк федераль округта аларны Липецк, Рязань, Тверь, Тула һәм Ярославль өлкәләрендә, Төньяк-Кавказ федераль округында Дагестанда, Ингушетиядә, Кабардино-Балкариядә, Карачай-Черкесиядә һәм Чечняда кабул итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100