news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан алты ай эчендә Кытайга 30 миллион долларлык продукция озаткан

Татарстан алты ай эчендә Кытайга 30 миллион долларлык продукция озаткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан 2026 елның беренче алты аенда Кытайга 29,6 миллион долларлык агросәнәгать продукциясе озаткан. Узган ел дәвамында Кытай Халык Республикасына озатылган продукция күләме 38,9 миллион доллар тәшкил иткән. Бу хакта РБК Татарстанга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чагыштыру өчен, 2025 елның 16 июленә Кытайга Татарстан агросәнәгать продукциясе экспорты күләме 12,6 миллион доллар тәшкил иткән.

Июнь йомгаклары буенча җитен орлыгы төп өлешне били – ул Кытайга 12,6 миллион доллар күләмендә озатылган. Бер ел элек июль уртасына бу күрсәткеч 2,3 миллион доллар тәшкил иткән.

Моннан тыш, Татарстан Кытай Халык Республикасына 4,3 миллион долларлык бөртекле-кузаклы культуралар, 3,9 миллион долларлык рапс мае, 2 миллион долларлык шикәр продукциясе һәм 222,6 мең долларлык кондитер эшләнмәләре озаткан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай партнерларының ашлыкны тирәнтен эшкәртү продукциясе белән кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Татарстанда Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге белешмәләре буенча, 2026 елның беренче айларында республика Кытайга 30 мең тоннадан артык бөртекле продукция – борчак, җитен һәм үсемлек мае җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot