news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан осталары Владимир Сабан туенда халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен тәкъдим итте

Владимир шәһәрендә татар халкының борынгы, күркәм халык бәйрәме – Сабан туе оештырылды, дип хәбәр итә «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» матбугат хезмәте.

«Бәйрәмдә Әтнә район мәдәният йорты үзешчәннәре Сабантуй күренешләрен һәм бәйрәм концертын күрсәтте. Казанның халык һөнәрчелеге осталары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук алар бәйрәмгә җыелган кунаклар өчен осталык дәресләре үткәрде», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәмне ачу тантанасында «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина Владимир шәһәре Сабан туена җыелучыларны Татарстан вәкилләре исеменнән милли бәйрәмебез белән котлады һәм әлеге төбәктә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калу өчен рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100