news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан осталары Италиядә сәнгать һөнәрчеләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итәчәк

Татарстан осталары Казанның бизәкле күнен, алтын җеп белән чигүләрне, милли костюмнарны һәм башка үрнәкләрне тәкъдим итәчәк.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Татарстанның халык сәнгать һөнәрчеләренең иң яхшы эшләнмәләрен Рим шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге күргәзмәсендә тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Россия төбәкләреннән сувенирлар күргәзмәсе ачылышы иртәгә, 29 мартта узачак. Татарстан осталары Казанның бизәкле күнен, алтын җеп белән чигүләрне, милли костюмнарны һәм башка үрнәкләрне тәкъдим итәчәк.

Экспозициядә Татарстаннан тыш, Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тульск өлкәләре катнашачак. Бу төбәкләр гжель фарфоры, вологодск челтәрләре, милли чигүләр, металл, күн, мех, агач һәм башка эшләнмәләр тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot