Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ОСАГО белән бәйле мошенниклык очраклары дәрәҗәсе буенча кызыл зонага якын
Татарстан Республикасы ОСАГО белән бәйле мошенниклык очраклары ешлыгы күрсәткече буенча кызыл зонага якын. Мондый нәтиҗә Үзәк Банкның мәҗбүри автомобиль иминияте өлкәсендә төбәк куркынычлары мониторингыннан билгеле булды.
Билгеләп үтелгәнчә, 1 апрельгә кызыл зонага Россиянең өч субъекты — Ингушетия, Дагыстан һәм Новосибирск өлкәсе кертелгән. Аларга 3,0-4,5 баллы куркыныч дәрәҗәсе белән Татарстан Республикасы һәм Төньяк Осетия — Алания, Чиләбе, Ульяновск һәм Липецк өлкәләре, Хабаровск һәм Приморье крайлары, шулай ук Карачай-Черкесия һәм Чечня Республикалары якынлашкан.
Марий Эл Республикасы, Смоленск, Курган һәм Кострома өлкәләре, Алтай крае яшел зонадан сары зонага күчкән. Шул ук вакытта мошенниклык кылу куркынычы Дагыстанда, Бурятиядә, Адыгеяда, Чечняда һәм Карачай-Черкесиядә, шулай ук Байкал аръягы краенда һәм Мәскәү өлкәсендә 1-2,5 баллга кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз